25 ноябрь 2026 материаллары
-
МӨҺИМ
Милли берләшү: Казанда XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы узды
Атчылык, көрәш һәм хәләл индустрия. XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышында татар коды турында сөйләштеләр. Анда Россиянең 55 төбәгеннән, 9 чит илдән – барлыгы 400 татар эшмәкәре катнашты. Утырыш соңгы вакытта зур чаралар мәйданына әверелгән Уникаль осталык үзәгендә узды.
-
Яңалыклар
Татарстанда җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеге буенча шикаятьләр 8,7 процентка кимегән
Быел 9 ай йомгаклары буенча Татарстан Юстиция министрлыгына 1 751 мөрәҗәгать кергән. Аларның төп өлеше җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлегенә кагыла. Узган елда шикаятьләр саны 1 917 булган. Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев министрлык коллегиясе утырышында шундый саннар китереп үткән.
-
Марат Кәбиров
Сүгенергә ярыймы?
Ярый! Рәхәтләнеп сүгенегез.
-
Яңалыклар
Мошенникларның медицина хезмәткәрләре исеменнән алдый башлаулары турында кисәттеләр
Поликлиникадан шалтырату дигәнебез кайчак акча югалту белән янарга мөмкин: мошенниклар медицина хезмәткәрләре исеменнән алдый башлаган. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко RT хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев Казан педагогика көллияте коллективын юбилее белән котлады
Бүген Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Казан педагогика көллиятенең 150 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Студентларны, педагогларны һәм ветераннарны юбилей белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев котлады.
-
Хезмәткә – хөрмәт
«Җуелмас исемнәр»: үрнәк генерал-полковник
Язмам авылыбыз тарихында тирән эз калдырган Василий Николаевич Гордов турында.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Марат Кәбиров
Кәмит
Ну, була бит инде шундый кешеләр, юморны аңламый торган. Берничек тә. Менә бу кешеләр юморны аңламый, ә юмор аларны аңлый. Һәм һәртөрле кызыклы хәлләр нәкъ менә шундый кешеләргә ияреп йөри.
-
Яңалыклар
Суд Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына хастаханәнең баш табибын эштән алуны йөкләгән
Суд, Прокуратура дәгъвасы буенча, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына, ышанычны югалту сәбәпле, Чирмешән район үзәк хастаханәсе баш табибы Лилия Мортазинаны эшеннән алу бурычын йөкләгән.
-
МӨҺИМ
Капмый кара: кибеттә азык-төлек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Ун ай дәвамында Роспотребнадзор Татарстан лабораторияләрендә 257 төрдәге товарны тикшергән. Моннан тыш азык-төлек продуктлары саткан һәм җәмәгать туклануы белән шөгыльләнгән 53 объект эше туктатылган. Тикшерелгән әзер ризык үрнәкләренең 73 проценты тиешле таләпләргә туры килми дип табылган. Кибеттә азык-төлек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
-
Яңалыклар
Казанда СВОда катнашучыларның әниләре өчен концерт узды
Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре өчен “Һәрвакыт сезнең белән” дигән концерт узды. Тантаналы чара «Ватанны саклаучылар» фонды филиалында үткәрелде. Сәхнәдә Татарстан артистлары, шулай ук чакырылган кунакларның кайберләре чыгыш ясады, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
-
Яңалыклар
Татарстанда МАКСтагы өй чатларында шикаятьләрне тикшерү өчен ясалма фәһем пәйда булачак
МАКСта өй чатларында шикаятьләрнең чынлыгын тикшереп, проблеманың күпләргә кагылу-кагылмавын ачыклау-бәяләү өчен ясалма фәһем кертергә ниятлиләр. Республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Алексей Клонцак шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин «Аҗаган» җитештерү берләшмәсенең социаль проектлары белән танышты
Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе, «Аҗаган» җитештерү берләшмәсе җитәкчесе Артур Габделҗанов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенында дәүләт бүләкләре тапшырды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышы кысаларында татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, милләтара татулыкны ныгытуга, иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды.